Хәтер һәм кайгы көне (фоторепортаж)

22.06.2017 14:13 | Яңалыклар Принтерга

Хәтер һәм кайгы көне (фоторепортаж)

 

1941 елның 22 июнь иртәсе. Җәйге җылы һәм кояшлы матур көн. Шәһәр-бистә халкының гамендә дә юк,  алар табигатькә омтыла. Ә авыллар язгы кыр эшләреннән соң Сабантуйларда бәйрәм итә. Укучылар Чыгарылыш кичәсеннән соң, таңны каршлылап җырлап кайтып килә. Бар да шундый яхшы... Тик шул хозурлык, күңел рәхәтлеге, җан тынычлыгын бозып,  илдә  Бөек Ватан сугышы башланып китә. Әтиләр, абыйлар, апа-сеңелләр фронтка китеп бетәләр. Авылда хатын-кызлар, яшүсмерләр һәм балалар гына кала. 1418 көн һәм төн дәвамында барган сугыш юлының һәр метры солдат каны белән сугарылган. Илебез азатлыгы өчен яу кырында башын салучылар арасында 7410 райондашыбыз да бар. Тик шулай да, күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр. Сугыштан соң, тән һәм җан яраларыннан газапланып, авыр хезмәттән вакытсыз гүргә керүчеләр дә шактый.

Хәтер һәм кайгы көнен  районның барлык авыл җирлекләрендә, бистәләрдә һәм шәһәрнең Билгесез солдат һәйкәле янында искә алып үттеләр. Әлеге һәйкәле янына өлкән, урта, яшь буын, бакча  балалары агылды гына. Һәрберсенең кулында чәчәк:  бу аңлашыла, шанлы сугыш бер шәһәр, авыл, йорт, гаиләне дә читләп узмады. Билгесез солдат  һәйкәл янына район җитәкчелеге, ветераннар һәм шәһәр җәмәгатьчелеге вәкилләре җыелды. Алар алдында район башлыгы Разиф Кәримов чыгыш ясап, сугыш афәтенең кеше күңеленә тирән җәрәхәт ясавы, аның никадәр илгә зыян ясавы турында бәян итте.

-Без бабаларыбызга лаеклы булып, тыныч сәясәт алып барырга тиешбез, - дип тәмамлады чыгышын Разиф Галиевич.

Мәгариф ветераны, сугыш чоры баласы Татьяна Крупейникованың чыгышы исә йөрәкләргә үтеп керерлек булды. Сугыш башланган көн аның  күңелендә  уелып калган.

-Воронеж өлкәсеннән мин, балачагымны сугыш урлады минем. 1941 елның сентябрендә без яшәгән авылга оккупацияләнгән украина халкы китерелде. Алар һәр өйгә диярлек урнаштырылды, бары бергә, югы уртак булды. Алар безнең белән яшәде, ашады, эшләде. Аннан авылга бер ай ял итү максатыннан Совет солдатлары кертелә иде: алар дәваланды, техника кабул итте. Без балалар, апалар белән исә барысы фронт өчен дип көчтән килгәнчә эшләдек. Кабат мондый дәһшәтле көннәрне күрергә язмасын, тыныч күк йөзе сезгә, зәйлеләр, - диде чыгышында Татьяна Крупейникова.

Соңыннан һәйкәл алдына чәчәкләр куелды.


Рәзимә Кашапова.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту