Зәйлеләр актив катнашты (Фоторепортаж)

26.09.2016 10:12 | Спорт Принтерга

Зәйлеләр актив катнашты (Фоторепортаж)

24 сентябрьдә "Милләтләр кроссы-2016" Бөтенроссия йөгерү ярышлары узды.  Россиякүләм йөгерү көне уңаеннан Зәйлеләр дә актив төстә Татарстанда игълан ителгән җиңел атлетика кроссына кушылды. Шәһәрнең татар гимназиясе каршында билгеләнгән стартка төрле яшьтәгеләр бихисап җыелды. Көзге матур кояшлы көн дә, район сәнгать осталары әзерләгән дәртле чыгышлар да барлык халыкны үзәк урамга магнит кебек тартты. Ике яшь ярымлык бәләкәчләр стартыннан башланган кросс мәктәп укучылары, өлкәннәр белән дәвам итте. Йөгерештә 7 меңнән артык зәйле катнашты. Район башлыгы Разиф Кәримов шәхсән йөгерештә катнашып, үз үрнәгендә бар халыкны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырды.

- Без агымдагы елны районда Сәламәт яшәү алып бару елы дип игълан иттек. Аның максаты - менә шулай зәйлеләрне күпләп спортка, физик культура белән шөгыльләнүгә тарту. Сәламәт тәндә сәламәт рух, дип юкка гына әйтмиләр, саулыгы яхшы булган кешенең күңеле дә көр, хезмәткә дәрте дә югары. Районда моның өчен спорт объектларыбыз да артканнан-арта бара, алар буш торырга тиеш түгел, халыкка хезмәт итәргә тиеш. Килегез, шөгыльләнегез, сәламәт булыгыз, - диде ул.

Чыннан да, кросска чыгучыларның һәрберсенең йөзендә елмаю, күтәренке рухта булулары күренеп тора. Анда күмәкләп килүчеләр дә, гаиләләре белән чыгучылар, оешма-предприятиеләр коллективлары, мәктәп укучылары да бер гаиләдәй аралашты. Ленин урамы буеннан буена диярлек көн дәвамында шау-гөр килеп торды. Мәсәлән, “Тату гаилә” балалар бакчасыннан килгән утыз кешелек төркем тәрбиячеләрне дә, балаларны да, әти-әниләрне дә үз эченә алган. Бездә тәрбияләнүче балаларның сәламәтлеге турында кайгырту аеруча мөһим, шуңа да без - йөгерү көнендә ел саен иң актив катнашучылар, ди алар.

Ә менә Алена Каменская ике яшь ярымлык улын җитәкләп, коляскада ятучы күкрәк баласын этеп кросс катнашты.

- Әтиебезнең эш сменасы туры килде, гаилә белән чыгарга иде исәбебез. Шулай да без югалып калмадык, балалар белән чыктым менә. Аларны кечкенәдән үк спортка, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга өйрәтеп, үз үрнәгебездә үстерәсәбез килә, - ди Алена.

Шәһәрнең “Тылсымлы әкият” балалар бакчасына йөрүче иң кечкенәләр төркемендәгеләр әнә шулай әти-әниләре, педагоглары белән бергәләп чыктылар йөгерешкә. Финиш сызыгын үткәндә алардан да шат, горурларны табуы кыен иде ул көнне.

Өлкән яшьтәге активистларыбыз да кросстан читтә калмады. “Өмет”, “Пульс” клубына йөрүчеләр старт урынына беренчеләрдән булып килделәр.

- Безнең “Өмет” клубына йөрүчеләр генә дә 45ләп җыелдык. Даими физик культура белән шөгыльләнүебез нәтиҗәсендә кроссны җиңел кичерәбез. Шәхсән үзем 14 ел дәвамында менә шундый районкүләм спорт ярышларында актив катнашам. ГРЭСта хезмәт куеп лаеклы ялга чыктым, эшләгән чорда да спорт белән шөгыльләнә идем, - ди Любовь Санникова.     

Йөгереш белән бергә зәйлеләр Россия банкы игълан иткән 200 сумлык купюрада Казан күренеше өчен тавыш бирүләрен дә демонстрацияләделәр. Зур плакат рәвешендә ясалган купюра белән фотога төшүчеләр шактый булды.    

Искәртеп үтик: "Милләтләр кроссы" Россиядә спортның җәйге төрләре буенча иң күләмле массакүләм спорт чарасы булып тора. Массакүләм йөгерү ярышлары Татарстан башкаласыннан тыш тагын 79 шәһәрдә узды.

Фотогалерея


Энҗе Әгъләмова


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту