Югары Шепкәдә биатлон ярышлары узды

13.02.2017 08:34 | Яңалыклар Печать

Югары Шепкәдә биатлон ярышлары узды

9 февральдә Югары Шепкә мәктәбендә район гомумбелем бирү мәктәпләре арасында биатлон ярышлары узды. Алар хәрби оборона-масса айлыгы кысаларында ДОСААФның - 90, Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланды. Ярышларда ДОСААФның Зәй  бүлечәсе рәисе  Фаиз Гәрәев, «Юнармия» балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый оешмасының җирле  бүлекчәсе җитәкчесе Валентин Атласов, әфганчылар һәм башка локаль конфликтлар ветераннары оешмасы рәисе Сергей Хватков  бар иде.

     Биатлон – үзенчәлекле спорт төре. Ул үз эченә чаңгыда йөгерүдән тыш, мылтыктан атуны да ала. Һәм спортчының физик яктан көчле булуын гына түгел, ә төгәл, ихтыяр  көчле,  үз-үзеңә ышанучан булуын таләп итә. Ярышта шәһәрнең 7нче, Югары Баграж, Якты Күл, Чыбыклы, Аксар мәктәпләре командалары көч сынашты. Ә Югары Шепкә мәктәбе ике команда әзерләгән иде. Командалар бер кыз һәм ике егеттән торды. Һәр чаңгычы 3000 метрлы дистанцияне узды, беренче һәм икенче әйләнештән соң пневматик винтовкадан мишеньга атты. Ярыштан соң яшь спортчылар трассаның шактый авыр булуын әйттеләр.

     Гомуми нәтиҗәләр буенча командалар арасында урыннар түбәндәгечә: Югары Шепкә мәктәбе - I, 7нче мәктәп – II,  Югары Баграж һәм Югары Шепкә мәктәпләре  III урында. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм медальләр тапшырылды. Ә җиңү яулаган Югары Шепкә командасы күчмә кубок белән дә бүләкләнде. Оештыручылар барлык спортчыларга, җан атарларга һәм Югары Шепкә мәктәбе директоры Марат  Мөхәммәтхановка ярышларны югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәт белдерделәр.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике